Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Якшәмбе, 21 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

«Рейтинг» мәгълүмати коммуникацияләр үзәге РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты белән берлектә 2020 елның август-ноябрь айларында Россия Федерациясенең эре финанс-сәнәгать үзәкләре һәм төбәкләр башкалалары мэрларының эшчәнлеген бәяләүгә багышланган яңа тикшеренү әзерләде. Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев рейтингның 7 нче баскычын били.

Тикшеренү объектлары булып Россиянең 88 шәһәре мэрлары тора. Алар арасына Россия Федерациясенең барлык субъектлары башкалалары җитәкчеләре дә керә, биш эре финанс-икътисадый үзәк: Магнитогорск, Яр Чаллы, Новокузнецк, Сочи, Тольятти. Рейтингка Мәскәү һәм Ленинград өлкәләре вәкилләре кертелмәгән.

Пәнҗешәмбе, 26 ноябрь 2020, 11:37