Яр Чаллыда "Бердәм Россия" партиясе
инициативасы белән оештырылган "Яңа ел белән, ветеран!" бөтенроссия акциясе кысаларында Үзәк районында
яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарына яңа ел җыелмалары тапшырылды.
Шул өңайдан блокадалы Ленинградта яшәгән Валентина Федоровна Сединаны
муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина һәм Үзәк районы
администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов котладылар.

Сугыш елларында Валентина Федоровна блокадалы Ленинградта яшәгән. Аннан азат ителгәч ул әбисе белән Биләр авылына эвакуацияләнә, анда 1973 елга кадәр яши. Ветеранның киләчәк язмышы Кама буендагы шәһәр белән тыгыз бәйләнгән. Биредә ул кияүгә чыга, балалар үстерә, ә хезмәт юлын «Камгэсэнергострой» да уза, пенсиягә дә шуннан чыга.
Комсомол районында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Светлана Захарова сугыш ветераны Равил Шаһаип улы Нуриәхмәтов һәм блокадалы Ленинградта яшәүче Марина Борисовна Селивановага котлаулар һәм бүләкләр белән килде.


При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 28 декабрь 2020, 15:32



