«Энергетик» мәдәният сараенда ана капиталы сертификатлары тапшырылды. Бу көнне Чаллыда яшәүче 25 гаилә сертификатка ия булды. ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова һәм Пенсия фонды идарәсе башлыгы урынбасары Татьяна Мулькаманова чарага җыелучыларга котлау сүзләре һәм җылы теләкләр белән мөрәҗәгать иттеләр. Әйтергә кирәк, ана капиталы программасы 2007 елдан бирле гамәлдә. Программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле Яр Чаллыда ана капиталына 50 меңнән артык сертификат бирелгән, 40 мең гаилә әлеге акчалардан файдаланган.

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 13 гыйнвар 2021, 14:56