Яр Чаллыда шәһәрнең Иң яхшы Яңа ел бизәлеше конкурсында җиңүчеләр ачыкланды. Аппарат киңәшмәсендә бүләкләрне шәһәр мэры Наил Мәһдиев тапшырды: «Хөрмәтле оешма, предприятие җитәкчеләре, безсезнең белән бергә бәйрәм мохите булдырдык. Минемчә, быел Яңа ел бизәлеше аеруча уңышлы булды. Безнең архитекторлар һәм сез үзегезнең предприятиеләрегез территорияләре бәйрәмчә, лаеклы бизәлсен өчен, барысын да эшләргә тырыштыгыз. Бу – шәһәргә, аның халкына, үзеңә, коллективыңа карата хөрмәт билгесе».

«Районның Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү» номинациясендә беренче урынны Марсель Мингалимов җитәкчелегендәге «Профит» Компанияләр Төркеме алды. «Энергетик» мәдәният йорты каршындагы мәйданда чыршыны бизәгән өчен «Кама беконы» предприятиесе генераль директоры Ленар Сәлаховка 2 нче дәрәҗәдәге диплом тапшырылды. Җиңү паркында чыршыны бизәгән өчен «Мәдәният һәм ял паркы» МУП директоры Илья Черкашин 3 нче дәрәҗәдәге дипломга лаек булды.



«Микрорайон территориясен иң яхшы бизәү» номинациясендә беренче урында 39/06 торак йортын бизәгән өчен «39 комплекс» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Мәдинә Мөхәммәтҗанова бүләкләнде. 2 нче дәрәҗәдәге дипломны «Суар» җәмәгать үзидарәсе рәисе Әнвәр Таһиров Суар бистәсендә Сибгат Хәким урамын бизәгән өчен алды. 46/01 йорты һәм Вахитов проспекты 54 Б йорты арасындагы территорияне Яңа елга бизәгән өчен «Солнечный» территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Наталья Удальцовага 3 нче дәрәҗәдәге диплом тапшырылды.



«Бюджет оешмалары» категориясендә Әлфидә Фахуллина җитәкчелегендәге 111 нче «Батыр» балалар бакчасы җиңүче дип табылды. Икенче урынны Галина Ионова җитәкләгән 27 нче мәктәп, өченче урынга 109 нчы «Курай» балалар бакчасы лаек булды, җитәкчесе – Равия Гаврилова.


Коммерция оешмалары арасында Илдар Галәүтдинов җитәкчелегендәге «АКИБАНК» җиңүче булды. 2 нче урынны «Жилэнергосервис» предприятиесенә бирделәр, 3 нче урынны «Татнефть»нең 132 нче АЗСы алды.
Сәнәгать предприятиеләре арасында Иң яхшы Яңа ел бизәлеше өчен беренче урынга Айрат Зәйнуллин җитәкчелегендә «Татэнерго» АҖ филиалы «Чаллы җылылык челтәрләре» лаек булды. 2 нче дәрәҗәдәге дипломны «Чаллы икмәге» ААҖ, 3 нче дәрәҗәдәге дипломны «КАМАЗ»ААҖның пресс-рама заводы алды.






При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 17 гыйнвар 2022, 10:55



