Яр Чаллыда шәһәр төзелеше, шәһәр инфраструктурасын һәм торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү мәсьәләләре буенча даими комиссия утырышы узды, аның барышында «Безнең ишегалды» программасын үтәү һәм агымдагы елда йортларга капиталь ремонт ясау мәсьәләләре каралды.
Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев искә төшергәнчә, 2021 елда капиталь ремонт программасы буенча 145 күп фатирлы йортта ремонт ясалган, аларда 69 меңнән артык Яр Чаллы кешесе яши. 308 төр эш башкарылган, әмма иң авыры һәм иң чыгымлысы – түбәләрне һәм фасадларны ремонтлау. «Торак фондны капиталь ремонтлау программасын формалаштырганда без, беренче чиратта, йортларның яшенә таянабыз, – дип билгеләп үтте Илья Зуев. - Йорт «өлкәнрәк» булган саен, без аңа күбрәк эш төрләрен билгелибез. Соңгы елларда программага ешрак ГЭС поселогындагы йортлар эләкте, андагы йортлар 50 елга якын ремонт көтә».
Утырыш барышында билгеләп үтелгәнчә, ремонтка бик күп акча сарыф ителмәсә, идарәче компания йортны төзекләндерүне үз өстенә ала. Шулай ук капиталь ремонт программасында үзгәрешләр дә булырга мөмкин – төзүчеләрнең, эшчеләрнең оператив тыкшынуын таләп итә торган йортлар, махсус комиссия фикер алышканнан соң, иртәрәк төзекләндереләчәк.
Фикер алышуның аерым пункты буларак «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру чыгарылды. 2021 елда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән тормышка ашырылган программа буенча 88 ишегалды территориясе төзекләндерелгән. Быел аларның саны күбрәк – 119 ишегалды территориясен төзекләндерү планлаштырылган. Әлеге программа буенча эшләр киләсе айда башланачак.
«Безнең ишегалды» программасы проекты турында фикер алышканда ишегалды, йортта яшәүчеләрнең барысы да катнашырга тиеш, - дип билгеләп үтте Комсомол районы хакимияте башлыгы вазифаларын башкаручы Фидәрис Хәбибуллин. - Апрель аенда ТР Дәүләт хезмәтләре порталында тавыш бирү узачак, анда төзекләндерү кирәк булган ТОП-200 ишегалдын сайларга мөмкин булачак».
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 18 март 2022, 15:30



