Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Якшәмбе, 14 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Бүген Яр Чаллы шәһәрендә халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү һәм файдалану буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды. Монда хезмәт хакы түбән булган оешмалар чакырылган иде.

Комиссия тарафыннан предприятие җитәкчеләренә ("АСМ ЭКСПЕРТ", "Агентство недвижимости "КАМА",  "ЗАВОД ЗАПАСНЫХ ЧАСТЕЙ",  "НОРТ ГРУПП") һәм ИП (ИП Галеева Р.А., ИП Гибадуллина Х.Н., ИП Козлов О.Г., Фатихов Р.Р.) эшчеләргә минималь куллану бюджетыннан ким булмаган хезмәт хакын түләргә (ТР буенча минималь куллану бюджеты (2021 елның IV кварталы) -18 731 сум), алга таба Татарстан Республикасында хезмәт хакын уртача тармаклы хезмәткә түләү дәрәҗәсенә кадәр арттыру һәм хезмәт законнарын үтәргә тәкъдим ителде. 

Эш бирүчеләргә Татарстан Республикасында 2022 елда иң түбән хезмәт хакы күләме, региональ Килешү нигезендә (24.12.20021 ел, № 324), аена 16 700 сум тәшкил иткәнен искәртәләр. 

Пәнҗешәмбе, 7 апрель 2022, 15:24