«Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый контрольнең төбәк үзәге» Ассоциациясе "Татарстан Республикасында 2021/2022 җылыту сезонында халыкның канәгатьлелеге дәрәҗәсе" дигән темага халык арасында сораштыру үткәрә.
Сораштырулар «Бердәм Россия» партиясенең "Грамоталы кулланучы мәктәбе" проекты кысаларында, халыкның йортларда җылылык белән тәэмин итү сыйфаты белән канәгать булуын мониторинглау, шулай ук мәгълүматны хакимият органнарына һәм профильле министрлыкларга, ведомстволарга җиткерү максатыннан үткәрелә.
Сораштыруны түбәндәге сылтама буенча узарга мөмкин: https://forms.gle/DggMm8yRsGpjRTSj9
Шулай ук Ассоциация подъездларда агымдагы ремонт һәм торак йортны карап тоту проекты кысаларында мониторинг үткәрә. Мониторинг Татарстан Республикасының күпфатирлы йортларындагы подъездларны агымдагы ремонтлауның сыйфаты турында хакимият органнарына һәм профильле министрлыкларга, ведомстволарга җиткерү максатыннан үткәрелә.
Мониторинг кысаларында торак милекчеләреннән агымдагы ремонт үткәрү һәм ремонттан соң подъездларның торышы турында сораштыру үткәрелә.
Сораштыруны түбәндәге сылтама буенча узарга мөмкин: https://forms.gle/5oWzQFRwuyxcooHJ7
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 31 май 2022, 09:32



