Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Якшәмбе, 14 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе тарафыннан 23 майдан 10 июньгә кадәр балалар ялы, балалар товарлары сыйфатлылыгы һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча гражданнарга тематик консультацияләр бирү оештырыла.

Гражданнар Роспотребнадзор идарәсенең Яр Чаллы территориаль бүлегенә (8552) 32-05-39 телефоны буенча мөрәҗәгать итә алалар.

Консультацияләрне шулай ук түбәндәге адреслар буенча алырга мөмкин:

- Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә федераль хезмәтнең Бердәм консультация үзәгендә тәүлек буе 8-8005554943 телефоны буенча;  

- Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсендә (843) 273-15-83 телефоны буенча: дүшәмбе-пәнҗешәмбе 10:00дән 17:00гә кадәр; җомга: 10:00дән 15:45кә кадәр, тәнәфес 12:00дән 12:45кә кадәр. 

Сишәмбе, 31 май 2022, 09:47