Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Якшәмбе, 14 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллының 7 нче поликлиникасында аеруча куркыныч йогышлы авырулар буенча укулар дәвам итә. Бүген медицина хезмәткәрләре холера белән авыручыларны ачыклау буенча өйрәнүләр уздылар.

Өйрәнүләр буенча, поликлиникага куркыныч йогышлы авырулы пациент килә. Бинада кабул итүне туктаталар һәм чыгу юлларын ябалар. Табиб пациентны карап чыга һәм  авыру билгеләре булган кешенең килүе турында хәбәр итә. Схема буенча, табиб поликлиника җитәкчелегенә авыручы турында хәбәр итә, пациентның биоматериалын алу өчен табиб - консультантны чакыра. Консультант «Холера» диагнозын раслый һәм ашыгыч ярдәм бригадасы килгәнче пациентка кирәкле ярдәм күрсәтә. Шәфкать туташы авырудан биоматериаллар ала һәм лабораториягә җибәрә. Анда төгәл диагнозны куярга тиешләр.

Шулай ук «контактлы пациентлар» белән эшләү алгоритмы өйрәнелде, сүз уңаенда, өйрәнүләрдә поликлиниканың очраклы пациентлары катнашты. Соңыннан территорияне дезинфекторлар эшкәртте.

Поликлиниканың эпидемиология хезмәте бәяләвенчә, хезмәткәрләр нәтиҗәле һәм көйле эшләделәр.

Сишәмбе, 31 май 2022, 10:30