Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Дүшәмбе, 15 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Яр Чаллыда «Безнең ишегалды» программасы буенча 119 ишегалды төзекләндереләчәк.

Бүгенге көндә 56 ишегалдында эшләр алып барыла, шуларның 4сендә юл эшләре тәмамланган инде. 29 ишегалдында яктырту баганалары урнаштыру эшләре бара, 19 ишегалды яңа светодиод яктырткычлар белән җиһазландырылган инде.

«Бүгенге көндә юл эшләрен башкару күләме 33% тәшкил итә, яктырту буенча – 34%. Безнең динамика республикада иң яхшыларның берсе», - дип хәбәр итте «Автомобиль юллары предприятиесе» МУП директоры Марат Анисимов.

11/07 йорты территориясендә шулай ук эшләр бара. Йорт буенча өлкән Фәһим Гыйззәтов проект эшләнелгәндә халыкның фикере исәпкә алынды дип билгеләп үтте. «Проект яхшы, юлны киңәйттеләр, өстәмә машина урыннары җиһазландырылды, яктырту баганалары урнаштырылды», - диде ул. 

Пәнҗешәмбе, 2 июнь 2022, 13:49