Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Дүшәмбе, 15 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

2 июньдә профильле математика буенча имтихан уза. Бу көнне имтиханга 1109 кеше теркәлгән, шул исәптән 26 һөнәри белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучылар. Имтиханны оештыру өчен 7 имтихан үткәрү пункты эшли. 

Математика – 11 сыйныф өчен аттестат алу өчен мәҗбүри фәннәрнең икенчесе. Профильле математиканы имтиханның нәтиҗәсе югары уку йортына керү өчен кирәк булган укучылар сайлый. Калган чыгарылыш сыйныф укучылары өчен 3 июньдә база дәрәҗәсендәге математика буенча БДИ узачак.

Профильле математика буенча БДИда билгеләнгән минималь балл – 27 балл, ә «кызыл» аттестат алу өчен әлеге фән буенча кимендә 70 балл җыярга кирәк. Имтиханда катнашучылар үз нәтиҗәләрен 20 июньнән дә соңга калмыйча беләчәкләр.

Имтихан Роспотребнадзор тарафыннан тәкъдим ителгән эпидемиягә каршы барлык чараларны да үтәп узачак.

Пәнҗешәмбе, 2 июнь 2022, 14:02