2021 елның 12 аенда шәһәр буенча ВИЧ-йогышы белән авыручылар саны 2020 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 7,3%ка кимегән. Саннар шәһәр мэриясендә узган наркотикларга каршы тору комиссиясе утырышында яңгырады.
Хәзерге вакытта шәһәрдә диспансер исәбендә 2268 ВИЧ-инфекцияле пациент тора. 2021 елда ВИЧ-инфекциясенең 127 очрагы теркәлгән. ВИЧ-инфекциясен йоктыруның күпчелек очраклары (41,8%) 30-39 яшь категориясенә туры килә. 20-29 яшьлекләр категориясендә авырулар санының кимүе күзәтелә. 2019 елда әлеге категориягә 17,3% туры килгән, 2020 елда – 15,3%; 2021 елда – 7,9%. 2022 елның беренче кварталында яшь структурасында төп өлеш (46,7%) 40-49 яшь категориясенә туры килә.
Анализлана торган чорларда социаль статус буенча авырулар санын анализлаганда эшсезләр арасында зарарлану очракларының кимүе күзәтелә – 29,9% (2020 елда – 43,09%). Эшче халык төркемнәре арасында авырулар санының артуы күзәтелә – 44,1% (2020 елда – 42,35%).
2022 елның I кварталына ВИЧ-йогышы диагнозы белән 15 бала исәптә тора, шуларның дүртесе – яшүсмер.
Шәһәр мәктәпләрендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча планлы һәм системалы эш алып барыла. Гомуми белем бирү оешмаларында наркотикларга каршы тору һәм ВИЧ йогышын профилактикалау, укучылар арасында сәламәт яшәү рәвеше нигезләрен формалаштыру буенча үз программалары эшләнелгән һәм гамәлгә кертелә. Аларны тормышка ашыру әлеге учреждениеләрнең үзенчәлекләрен: профиль, оешма структурасы, укучылар контингенты, психологик хезмәтне исәпкә алып гамәлгә ашырыла.
Вакытларының төп өлешен укучылар уку йортларында үткәрүләрен исәпкә алып, наркомания һәм ВИЧ/СПИД проблемалары буенча тулы мәгълүмат нәкъ менә мәктәптә алынырга тиеш.
Шәһәрдә ВИЧ/СПИД һәм наркомания проблемалары буенча укыту һәм мәгълүмат бирү мәктәпләрдә педагоглар белән үткәрелә: квалификацияне күтәрү курсларында, семинарлар, киңәшмәләр рәвешендә, мәктәпләрдә оештырылган профилактик чаралар вакытында; уку процессы вакытында укучылар белән (ВИЧ/СПИД проблемасы буенча мәгълүматны өйрәнелә торган предметларга кертү; инша рефератлар язу; факультативлар һәм махсус конкурслар кертү; ата-аналар белән: ата-аналар җыелышларында, профилактик чараларда).
Ел саен шәһәрнең белем бирү оешмаларында сәламәт яшәү рәвешенә багышланган ункөнлек үткәрелә. Декада кысаларында чараларга профилактика белән кызыксынучы учреждениеләр җәлеп ителә: шәһәрнең СПИДка каршы көрәш үзәге, шәһәр наркология диспансеры, балалар поликлиникалары, хокук саклау органнары, «Диалог» психологик консультация үзәге, «Ышаныч» медицина үзәге, өстәмә белем бирү учреждениеләре.
Ата-аналар өчен шәһәр университеты кысаларында 1 нче шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сарае базасында мәктәп укучыларының сәламәтлеге торышы кискенләшүе проблемалары турында фикер алышалар.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 2 июнь 2022, 14:51