Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Дүшәмбе, 15 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

1 июньнән гаиләләргә бирелә торган айлык пособиенең өчесенең күләме артты: тулы һәм тулы булмаган аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар өчен түләүләр, шулай ук йөкле хатыннарга түләүләр. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге хәбәр итә. 

Пособиеләр суммасы яңа яшәү минимумы күләменнән чыгып билгеләнгән. Ул артканнан соң, йөклелекнең иртә срокларында исәпкә баскан хатын-кызларга түләү Татарстан буенча аена 6,4 мең сумга кадәр артты (эшкә яраклы өлкәннәрнең яшәү минимумының 50%ы). 8-17 яшьлек балаларның ата-аналары, үзләренә билгеләнгән пособие суммасына карап (50%, 75% яки баланың яшәү минимумының 100%) июнь аеннан аена уртача 5,7 меңнән 11,4 мең сумга кадәр акча алачак.

Беренче булып арттырылган күләмдәге түләүләрне июнь аенда пособие рәсмиләштерүче ата-аналар алачак. Бу айда рәсмиләштерелгән барлык пособиеләр арттырылган күләмдә түләнәчәк. Түләүләре июнь аена кадәр билгеләнгән ата-аналар аларны июль аенда арттырылган күләмдә алачак, дип хәбәр итә ТР буенча Пенсия фонды бүлегенең матбугат хезмәте.

«Яшәү минимумына бәйле түләүләр автомат рәвештә индексацияләнәчәк. Пособиеләрне һәм түләүләрне яңадан исәпләү өчен өстәмә гаризаларны тапшырырга кирәкми», – дип аңлатты ТР буенча Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин.

Моннан тыш, июнь аеннан эшләмәүче пенсионерларга барлык социаль түләүләр, иминият һәм социаль пенсияләр, 10%ка арттырылган индексацияне исәпкә алып түләнәчәк. Яр Чаллының 120 мең эшләмәүче пенсионерына пенсияләр арттырылган: картлык, инвалидлык буенча пенсияләр алучыларга, шул исәптән инвалид балаларга, шулай ук туендыручысын югалту уңаеннан пенсия алучыларга.

Җомга, 3 июнь 2022, 08:24