Яр Чаллыда яшәүчеләрнең наказларын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл узды. Киңәшмә ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова рәислегендә узды.
Очрашуда мэр урынбасары Ирина Сәгыйдуллина, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары, идарә башлыклары, районнар хакимияте башлыклары катнашты.

Чаллылылар тарафыннан 610 наказ теркәлгән. Иң күп наказлар төзекләндерү һәм уңайлы шәһәр мохите булдыру өлкәсенә туры килә. Халыкның наказларын тормышка ашыру кысаларында «Йорт төзүчеләр» тукталышындагы җир асты кичүендә ремонт планлаштырылган. Хәзерге вакытта ремонт эшләре «Район Башкарма комитеты» тукталышында алып барыла. Аннан соң «Автомобиль юллары предприятиесе» МУП хезмәткәрләре «Йорт төзүчеләр» тукталышындагы объектка керешәчәкләр.
Наказлар арасында шулай ук йорт яны территориясендә видеокүзәтү урнаштыру.
Шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы Илдар Гайнуллин Яр Чаллыда шәһәрнең барлык подъездлары буенча видеодомофоннар урнаштыру буенча пилот программа гамәлгә ашырылганлыгын хәбәр итте.
.jpg)
Исегезгә төшерәбез, Башкарма комитет һәм Яр Чаллы зональ электр элемтәсе узелы арасында имзаланган килешү кысаларында быел гына да шәһәрдә 3,5 мең IP-домофон урнаштыру планлаштырыла. Проект инвестицияләре – 200 миллион сумнан артык, барлыгы 7 мең панель урнаштырылачак.
«Торак милекчеләре җыела, гариза яза, моны тикшерергә кирәк. Бәлки, торак милекчеләре видеокамераларны тоташтыруга каршыдыр», - дип билгеләп үтте Людмила Рыбакова.
Людмила Рыбакова эшче төркемнең киләсе очрашуга хисап бирүләрен сорады.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 3 июнь 2022, 09:21