Чиләбенең «Трактор» боз аренасында «Россия студентлар язы» XXX Бөтенроссия фестивален ябу тантанасы узды. Бу – Россия яшьләр берлеге, «Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасының һәм Чиләбе өлкәсе Хөкүмәтенең уртак проекты. Фестиваль илебезнең 70 регионыннан килгән конкурсантларны берләштерде. 9 иҗади юнәлеш буенча 336 финалист фестиваль лауреатлары булды.


Тантананың хөрмәтле кунаклары – Россия Федерациясе мәгариф министрының беренче урынбасары Александр Бугаев, Чиләбе өлкәсе губернаторы Алексей Текслер, Россия яшьләр берлеге рәисе, РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы Павел Красноруцкий.
Татарстан Республикасы делегациясе составында фестивальдә «вокал» номинациясендә Яр Чаллы педагогика көллиятенең ике студенты Аделина Әхмәтова һәм

Камилла Шәрипова катнашты. Фестиваль нәтиҗәләре буенча алар өченче урынны яуладылар.

Барлык юнәлешләрдә һәм ун номинациядә катнашу нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы гомуми зачетта 1 урынга лаек булды.
Фестиваль беренче тапкыр Чиләбедә узды. 70тән артык регионнан 2000 конкурсант 3 июньнән 8 июньгә кадәр 1200дән артык конкурс номерын тәкъдим итте.
Фестивальне оештыручылар: Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы, Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык (Росмолодежь), Чиләбе өлкәсе Хөкүмәте, «Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасы, «Россия яшьләр берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешма.

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 8 июнь 2022, 09:19



