Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Пәнҗешәмбе, 18 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллылылар Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм нәтиҗәләрен бетерү буенча бердәм дәүләт системасының территориаль ярдәмче системасы идарә органнары һәм көчләре гамәлләрен уңышлы координацияләгән һәм килештергән өчен бүләкләргә лаек булдылар.

Бүләкләү тантанасы шәһәр мэриясендә узды. Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Рәхмәт хатларын Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов һәм шәһәрнең янгынга каршы хезмәт башлыгы урынбасары Илдар Хуҗин тапшырдылар.

Бүләкләнүчеләр арасында – Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина, шәһәрнең социаль яклау идарәсе башлыгы Ирина Скрябина, Башкарма комитетның кулланучылар базары бүлеге башлыгы Рәисә Солтанова, шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы Илдар Гайнуллин, Комсомол районы хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидәрис Хәбибуллин.

Рәхмәт хатларын шулай ук "Яшьләр ышаныч телефоны" педагог-психологлары, "Ышаныч" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологлары, муниципаль учреждениеләрне җитештерү-техник тәэмин итү үзәге машина йөртүчеләре алды.

Бүләкләү тантанасыннан барлык фотоларны «ВКонтакте» шәһәр хакимиятенең рәсми төркемендә карарга мөмкин.  

Пәнҗешәмбе, 9 июнь 2022, 11:16