Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлау сүзләрен Автозавод районында яшәүче тыл хезмәтчәне Николай Михайлович Костяев кабул итте.
Николай Михайлович Удмуртиянең Вавож районы Маля авылында туа. Мәктәпнең 4 сыйныфын тәмамлый һәм инде өлкәнрәк чакта кичке мәктәпнең җиде еллык аттестатын ала. Аннары гаилә Можга шәһәренә күчеп китә, Николай Михайлович армия сафларына алына. Армиядән соң 1955 елда өйләнә. Яшь гаилә Свердловск краена күченә. Анда насос заводына сталевар итеп эшкә урнаша. 15 елдан соң чакыру буенча Яр Чаллыга күчеп киләләр. АТХ-8гә машина йөртүче булып эшкә урнаша, аннан ПАДка эшләргә күчә, шул эш урыныннан лаеклы ялга чыга.
«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен» медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Хезмәт ветераны.
Бүгенге көндә ветеранны ике баласы, оныгы һәм өч оныкчыгы сөендерә. 2021 елда тормыш иптәше Зинаида Иосифовна белән бергә 65 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр.
Котлауларга «Надежда» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Венера Наумкина да кушылды.


При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 9 июнь 2022, 13:08



