Балалар һәм яшүсмерләр өчен №19, 27, 29, 37, 40, 48, 49, 52, 55 нче мәктәпләрдә волейбол, баскетбол һәм футбол буенча ярышлар үткәрелә. Барлык теләүчеләр төрле конкурсларда һәм хәрәкәтчән уеннарда катнаша, өстәл уеннарында үзләрен күрсәтә алалар.

Боровецкий бульварында халыкның мәдәни ялын оештыру максатыннан 3 нче балалар хореография мәктәбе педагоглары тарафыннан «Милли традицияләр - безнең байлыгыбыз» дигән танып-белү-уен программасы үткәрелде.


Чаллылылар өчен Шишкинский бульварында «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне» күңел ачу программасы һәм «Планета «исемле уен программасы булып узды. Чаралар «Яшүсмер» яшьләр һәм яшүсмерләр клублары һәм «Виктория»спорт мәктәбе хезмәткәрләре тарафыннан оештырылды.

Гадәттәгечә, шәһәр халкы һәм кунаклары өчен Җиңү паркында Яр Чаллы циркыннан «Клоуннар янәшә» дип аталган уен программасы узды. «КАМАЗ» мәдәният сарае мәйданында «Арт-мәйдан» проекты кысаларында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан бәйрәм программасы, «Корылтай» фехтование клубы кичәсе һәм «Ретро-микс» дискотекасы үткәрелде. Кичә кунаклары өчен «КАМАЗ» мәдәният сарае артистлары һәм коллективлары: «Грация» хореография ансамбле, «Вдохновение» бию студиясе, «Романтиклар» бию клубы, Ольга Кузьмичева-Дробышевская, Роза Гобәйдуллина, Юрий Рыбин, «Чаллы-ТОП-13» шәһәр иҗат проектының XIV сезоны финалисты Диләрә Кәлимуллина чыгыш ясады.



Чаралар дәвам итәчәк. Ял мәйданчыклары 16:00 дән 19:00 га кадәр эшли - Боровецкий бульварында һәр сишәмбе, Шишкин бульварында һәр чәршәмбе, Кереселидзе бульварында һәр пәнҗешәмбе, 1 нче Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты Сарае мәйданчыгында 1 нче һәм 3 нче чәршәмбе, "КАМАЗ" мәдәният йорты мәйданчыгында һәр пәнҗешәмбе һәм җомга, Җиңү паркында һәр пәнҗешәмбе һәм җомга.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 25 июль 2022, 10:55



