Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Җомга, 19 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Хөрмәтле сәүдә хезмәткәрләре һәм ветераннары

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Сәүдә хезмәткәре көне белән чын күңелдән котлыйм! 

Бүген Яр Чаллының сәүдә базары – шәһәр хуҗалыгының эре секторы гына түгел, ул икътисадның төп тармакларының берсе булып тора. Сезнең тырыш хезмәтегез нәтиҗәсендә шәһәр, шулай ук кече һәм урта бизнес  үсә, яңа эш урыннары булдырыла. Һөнәри осталыгыгыз хезмәт күрсәтү культурасын, сыйфатын арттыруга, кибетләр, аш-су йортлары челтәрен киңәйтергә ярдәм итә. Сәүдә өлкәсе хезмәткәрләренең энергиясе, тәҗрибәсе, үз һөнәренә карата мәхәббәте шәһәрдә яшәүчеләрнең тормышын уңайлы итә.

Бүгенге көндә сәүдә һәм җәмәгать туклануы тармагы алдында хезмәт күрсәтү сыйфатын арттыру, транспорт чыгымнарын киметү, ваклап сату продукциясенә бәяләрне тотрыклы итү, яңа базарларны эзләү кебек бурычлар тора. 

Иң мөһиме – «Чаллыда эшләнгән» бренды белән чыккан товарлар өчен хас булган югары сыйфатны саклап калу.

Шәһәр, республика, ил хакы өчен куйган хезмәтегезгә рәхмәт белдерәм! Барлык сәүдә хезмәткәрләренә сәламәтлек, мул уңыш, тотрыклылык һәм ышаныч телим!

Н. Г. Мәһдиев

Шимбә, 23 июль 2022, 08:00