Татарстан Республикасы территориясендә 26 июльдә көндез һәм кич белән (11 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр) урыны белән яшен, җилнең тизлеге секундына 15-20 метр, урыны белән 24 метрга кадәр, аерым районнарда яңгыр һәм бозлавык көтелә.
Яр Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез. Төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен. Көндез һәм кич кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән көчле, кайбер районнарда яшен һәм боз. Җил көнчыгыштан, төньяк-көнчыгыштан, 4-9 м / с, яшен вакытында 15-20 м / с га кадәр, көндез һәм кичен 24 м / с га кадәр. Минималь һава температурасы төнлә +14..+17˚. Көндез максималь һава температурасы +25..+29˚.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 25 июль 2022, 15:57



