Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Җомга, 19 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Раиса Афанасьевна Трофимова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

 Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Шәһәр Советы депутаты Альберт Петров һәм шәхсән үз исеменнән юбилярга Комсомол районы Хакимияте Башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева һәм территориаль иҗтимагый җирле үзидарә рәисе Халидә Әхмәтгәрәева котлау һәм бүләкләр тапшырдылар. 

Раиса Афанасьевна ТАССРның Менделеевск районы Сәйтәк авылында туган. Урта мәктәпнең җиде сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда эшли. 1953 елда Александр Федоровичка Трофимовка кияүгә чыга. 1959 елда гаилә Воркут шәһәренә күченеп китә. Лаеклы ялга чыкканчы Раиса Афанасьевна Воркутаның Тепловодоконалы идарәсендә эшләгән. 1981 елда Яр Чаллыга күченеп килә. Ире белән бергә өч бала үстергәннәр, биш оныгы һәм тугыз оныкчыгы бар.

Раиса Афанасьевна Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Дүшәмбе, 25 июль 2022, 16:13