Яр Чаллыда "Кросс нации" массакүләм ярышлары узды. Аларда 39 меңгә якын кеше катнашты. Шулар арасыннан - актив чаллылылар, мәктәп укучылары, спортчылар, төрле предприятие хезмәткәрләре, физик мөмкинлекләре чикләнгән шәһәрдәшләребез һәм башкалар.
Ярышлар Чаллыда 2002 елдан бирле үткәрелеп килә. Быел аның юбилей елы. Катнашучыларны Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәлахов һәм Олимпия чемпионы Гөлнара Галкина-Сәмитова сәламләде.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 19 сентябрь 2022, 14:39



