10 февраль көнне Чаллыда «Татарстан чаңгы юлы - 2024» ярышлары узачак. Ул Яр буе паркында оештырыла. Ярышларда ел саен 10 меңнән артык кеше катнаша. Ярышлар сәгать 11:00дә башлана.
Ярышлар сәгать 11:00дә башлана. 9:10да балалар бакчасына йөрүче сабыйлар көч сынаша. Алар өчен 400 метр дистанция билгеләнде.
Сәгать 9:30 - 9:55кә кадәр спортсменнар узыша. Аларның дистанциясе 5 км.
Сәгать 10:00дән ветераннар, физик мөмкинлекләре чикле шәһәрдәшләр, 17 яшькә кадәр егет-кызлар катнаша.
11:15тә стартка шәһәр җитәкчеләре баса. Соңыннан 18 яшьтән алып теләгән һәркем катнаша ала. Алар өчен 2 км билгеләнде.
Җиңүчеләрне грамота, медаль, кубок һәм бүләк көтә.
Табибтан сәламәтлек турында белешмә кирәк түгел. Спортсменнардан гына соралачак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 1 февраль 2024, 10:51