Пәнҗешәмбе, 23 гыйнвар 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстанда «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы – Тарихта без эзлебез» бәйгесе уза. 

22 февраль көнне «Эврика» мәдәният үзәгендә «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы – Тарихта без эзлебез» республикакүләм фестиваленең муниципаль этабы уза. Хәзерге вакытта гаризалар кабул ителә. 

Әлеге бәйге республикада алтынчы ел рәттән уздырыла. Буыннар алмашы, гаиләдә милли традицияләр нигезендә туганлык җепләрен саклауга корылган конкурста барлык гаиләләр  катнаша ала.

Бәйгенең төп шарты - гаиләнең берничә буынын үз эченә алган шәҗәрәсе булырга тиеш. 

Шәһәркүләм этапта җиңүчеләрне акчалата бүләкләр көтә. Беренче урын өчен - 50 мең, икенче - 40 мең, өченче урын яулаучыга 30 мең сум бирелә. Җиңүче Чаллы данын республикакүләм этапта яклаячак. 

Гаризалар 20 февральгә кадәр кабул ителә. 

Документларны festival.ehovekov@tatar.ru почтасы аша җибәрергә кирәк.

Телефон: (88552) 30-55-78.

Сишәмбе, 6 февраль 2024, 18:26