«Энергетик» мәдәният сараенда мәдәният хезмәткәре көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Иҗади номерлар белән шәһәр артистлары һәм коллективлары чыгыш ясады.
«Һәр вакыйга артында иҗади кешеләрнең хезмәте. Сез безнең тормышыбызны бай итәсез, ә Яр Чаллы шәһәре актив, инициативалы һәм иҗади шәһәр.
Күпьеллык тәҗрибәсе һәм төбәк мәдәнияте үсешенә керткән өлеше безгә бүген искиткеч иҗади нәтиҗәләрдән ләззәт алырга мөмкинлек бирә торган ветераннарга рәхмәт белдерәм. Һәр заманда мәдәният җәмгыять тормышында рухи-әхлакый башлангыч, күпмилләтле Россияне берләштерүче иң зур кыйммәт булып тора», - диде Фәрид Салахов.При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 22 март 2024, 16:30