Якшәмбе, 12 гыйнвар 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Яр Чаллы җылылык челтәрләре» шәһәрдә җылылык  челтәрләрен йомгаклау опрессовкалавы үткәрелүен хәбәр итте. Гидравлик сынау вакытында 740 погон км. торбаның ныклыгы тикшерелде. Барлыгы 14 кимчелекле  урын ачыкланды. Аның берсе бетерелде. Калганнарын ремонтлау дәвам итә. Ремонт бригадалары ял көннәрендә дә эшли. 

Мәләкәс аръягы микрорайонында, ЗЯБ бистәсендәге кайбер йортларда кайнар су бирелде. Барлыгы 224 йорт кайнар су белән тәэмин ителде.

Бүген яңа шәһәрнең  32, 33, 34, 36, 59, 60, 62 комплекслары, өлешчә 9 нчы комплекс  халкына кайнар су бирелде. Яңа шәһәрдә барлыгы 112 йортка кайнар су белән тәэмин ителде.

Шәһәрдәге җылылык челтәрләрендә ремонт эшләре беткәннән соң фатирларда кайнар су булмаса, үзегезнең идарә итү компаниясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк була.

Җомга, 13 сентябрь 2024, 13:21