Чаллыдан махсус хәрби операция зонасына чираттагы шефлык ярдәме җибәрелде. Барлыгы 15 тонна йөк озатылды.

Аның составына мотоцикл, азык-төлек, медикаментлар һәм махсус җиһазлар керде.

Шефлык ярдәмен җыярга Татарстан Дәүләт Советы депутаты
Андрей Ляпунов, Шәһәр Советы депутатлары –
Таһир Сөнгатуллин,
Марсель Төхвәтуллин,
Раил Миннегалиев,
Марат Мөхәммәдиев һәм башкалар ярдәм итте.

«Мин хәрби хезмәткәрләребезнең язмышына битараф булмаган эшмәкәрләргә, предприятие һәм оешма җитәкчеләренә, шәһәр халкына рәхмәт белдерәм. Чаллы – актив, игелекле кешеләр шәһәре», – диде Чаллы хакиме
Наил Мәһдиев.

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.