Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Якшәмбе, 14 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Бүген Чаллыда күптән көтелгән вакыйга булды. Шәһәр маршрутларына тагын 44 автобус кайтарылды. 

Автобусларны тантаналы шартларда «Горкоммунхоз» җаваплылыгы чикләнгән оешмага тапшырдылар. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин  һәм шәһәр хакиме Наил Мәһдиев катнашты.

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстанда пассажирлар йөртүнең сыйфатын яхшыртуны мөһим мәсьәләләрнең берсе дип атады.

Пәнҗешәмбе, 28 ноябрь 2024, 11:24