Якшәмбе, 29 декабрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

СВО ветераннары социаль фондны тернәкләндерү үзәкләрендә дәваланачак. Ведомство буйсынуындагы тернәкләндерү үзәкләрендә медицина тернәкләндерүе һәм шифаханә-курорт дәвалануы буенча хезмәтләрне демобилизацияләнгән СВО катнашучылары киләсе елдан ук ала башлаячак.  

Фонд дәвалану процессы дәвамында  махсус хәрби операциядә катнашучыны шәхси озатып йөрүне тәэмин итәр дип планлаштырыла.Тернәкләндерү 25 көнгә кадәр, шифаханә-курортта дәвалану 21 көнгә кадәр дәвам итәчәк.Санаторий-курорт дәвалануын елга бер тапкыр узарга мөмкин була.

Тернәкләндерү үзәкләренә җибәрелгәндә ветеранның сәламәтлеге торышы турындагы медик-социаль экспертиза мәгълүматлары исәпкә алына.

Әгәр элегрәк ул тикшерү узмаган һәм инвалидлыгы булмаган булса, тернәкләндерү үзәгендә диагностика үткәрәчәкләр һәм мөстәкыйль рәвештә дәвалану курсын билгеләячәкләр. 

Россия Герое исеме яки беренче төркем инвалидлыгы булган СВО катнашучылары социаль Фондның тернәкләндерү үзәкләренә дәвалануга чираттан тыш юллама алу хокукын ала. 

Тернәкләндерү үзәкләрендә дәвалануга гаризаны фондның барлык клиент хезмәтләрендә һәм мондый хезмәт күрсәтүче күпфункцияле үзәкләрдә бирергә мөмкин булачак.

Февральдән дәүләт хезмәтләре Порталы аша да гариза бирергә мөмкин була. Гариза буенча карарны белгечләр 2 эш көне эчендә кабул итәчәкләр һәм шуннан соң беркөн эчендә нәтиҗәләр турында  мөрәҗәгать итүчегә хәбәр итәчәк.

Махсус операция ветераннары өчен тернәкләндерү һәм шифаханә-курорт дәвалау хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеген арттыру өчен тернәкләндерү үзәгенә кадәр бару һәм кире кайту чыгымнарын компенсацияләү каралган. Моннан тыш, СВО ветераны, әгәр Аңа I группа инвалидлык яки озатуга мохтаҗлык тернәкләндерү өчен медицина документларында билгеләнгән булса, үзе белән озатып йөрүченедә ала алачак.Озата баручының йөрү е һәм яшәве өчен шулай ук  социальфонд түли. Юлчыгымнарын каплау өчен ветеранга гариза бирергә һәм юл йөрүне раслый торган документларны теркәргә кирәк. Бу теләсә нинди транспорт төре булырга мөмкин, шул исәптән поезд, самолет, су транспорты, автобус яки шәхси автомобиль.

Җомга, 13 декабрь 2024, 14:00