Бүген Чаллы хакиме Наил Мәһдиев Казанда Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгында доклад белән чыгыш ясады. Хәзер Автокалада 50 резидент компания бар.
«Безнең эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләреннән берсе – кече һәм урта эшмәкәрлекне алга таба үстерү һәм аңа максималь ярдәм күрсәтү», — дип билгеләде Наил Мәһдиев.
Наил Мәһдиев Яр Чаллы шәһәрендә гамәлгә ашырыла торган проектларны мисал итеп китерде. Мәсәлән, алар арасында — «Техногород» инвестиция проекты.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 23 декабрь 2024, 08:35