Чаллыда иң зур индустриаль парк — «Мастер» КИП оештырылды. Аның мәйданы 1,4 млн квадрат метрдан артык. Анда «Олимп» сәнәгать технопаркы эшли.
Парк территориясендә биш резидент урнаштыру планлаштырыла.
Тагын бер актив үсә торган сәнәгать мәйданчыгы – «Развитие» муниципаль паркы. Анда 8 предприятие эшли һәм 358 эш урыны булдырылды.
Паркның өченче чираттагы территориясендә 14 яңа производстволар барлыкка килә һәм 2,5 млрд сум инвестиция кертеләчәк.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 23 декабрь 2024, 08:45