Җомга, 27 декабрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәрендә торак төзелеше планы үтәлә. Чаллы хакиме Наил Мәһдиев төзелеш өлкәсендәге казанышларга да тукталып үтте.

Быел 253 мең кв метр торак файдалануга тапшырылды. Яр Чаллы шәһәре бу күрсәткеч буенча планнны үтәде һәм эш дәвам итә. 

Автокалада ике аренда йорты төзелде һәм тагын 4 йорт төзү планлаштырыла.

«Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән барлыкка килгән «Безнең ишгеалды» программасы буенча 2024 елда 1 млрд 7000 млн сумга 71 ишегалды тәртипкә китерелде», — диде Наил Мәһдиев. 

Быел «Олимпийский» спорткомплексы капиталь ремонтланды һәм КАМАЗ» футбол клубы кырының өслеге яңартылды.


Соңгы 10 елда Яр Чаллы шәһәрендә 10 яңа мәктәп төзелде.

Дүшәмбе, 23 декабрь 2024, 08:57