Шимбә, 19 июль 2025 / рус тат / обычная версия

Сезне чын күңелдән якты һәм мөбарәк Корбан бәйрәме белән котлыйм! Ул безне үзара ярдәмләшүгә чакыра, туганлык бәйләнешләрен ныгыта һәм яхшылыкка өйрәтә. Бу изге көн һәр йортка тынычлык, татулык, бәхет һәм иминлек алып килсен!

Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, күңел җылысы телим. Без Чаллының төрле милләт һәм төрле дин кешеләре дуслыкта һәм үзара аңлашып яши торган шәһәр булуы белән горурланабыз. Корбан бәйрәме күпмилләтле җәмгыятебездә бердәмлекне һәм татулыкны тагын да ныгытырга ярдәм итсен. Аллаһы Тәгалә безнең барлык изге догаларыбызны һәм ниятләребезне кабул итсен!


Яр Чаллы шәһәре хакиме                                                                                                               Мәһдиев Н.Г.

Җомга, 6 июнь 2025, 07:05