Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Якшәмбе, 21 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәрендә «КАМАЗ» ГАҖдә эшләүчеләргә 78/06 йортыннан арендага фатирлар бирелде. Бүген дүртенче йорт файдалануга тапшырылды.

Тантанада «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, «Ростех» дәүләт корпорациясенең персонал буенча директоры  Юлия Цветкова, Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов һәм башка җитәкчеләр катнашты. 

Проект Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә тормышка ашырыла. Аның максаты: автокалада эшләүчеләрне заманча аренда фатиры белән тәэмин итү. 

Булат Гыйльманов символик ачкычны автокаланың генераль директоры Сергей Когогинга тапшырды. 

Яңа йортта предприятиегә кирәкле инженерлар, җитәкчеләр, белгечләр яшәячәк. 

Аннары дәрәҗәле кунаклар 13 нче фатирга кереп  Римма һәм Артур Хәмидуллиннар гаиләсенең шатлыгын уртаклашты.

Җомга, 12 декабрь 2025, 11:00