Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Якшәмбе, 21 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

31 декабрьдән 11 январьга кадәр Яр Чаллы шәһәрендә 500 дән артык чара үткәрелә.Бу хакта Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Харисов хәбәр итте.

Бәйрәм чаралары «Азатлык» мәйданында, «Энергетик» мәдәният сарае янында һәм автокаланың башка чыршылары янында уза.

Яңа ел кичендә «Азатлык» мәйданында, артистлар һәм иҗат коллективлары катнашында, «Бәхетле өметләр төне» дип исемләнгән театраль тамаша көтелә. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән узган кышкы «Күрше» фестивале кысаларында да Яр Чаллы шәһәрендә җиде чара үткәрелә.

Парклар һәм иҗтимагый киңлекләрдә дә спорт һәм күңел ачу чаралары үткәрү күздә тотылачак. Чаллы хакиме Наил Мәһдиев Яңа ел бәйрәмнәре югары дәрәҗәдә һәм куркынычсыз узсын өчен җитәкчеләрне һәм җаваплы хезмәткәрләрне тырышып эшләргә чакырды.


Дүшәмбе, 15 декабрь 2025, 08:50