Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Шәһәр Советының алтынчы утырышын ачып, быел Яр Чаллы инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру, инвестицияләр җәлеп итү һәм яңа эш урыннары булдыру юлы белән динамик рәвештә үсә дигән ышаныч белдерде. Барлык буын чаллылыларының бу иҗат хезмәте Татарстан икътисадена мөһим өлеш кертә.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы белән билгеләнгән 2025 ел Яр Чаллы өчен буыннар бәйләнешен ныгыта торган киң колачлы истәлекле чаралар вакыты булды. Республикада аны Ватан сакчысы елы дип игълан ителүе аеруча мөһим. 2026 ел исә хәрби һәм хезмәт батырлыгына тугрылык, буыннар дәвамчанлыгы елы буларак үтә. Бүген махсус хәрби операция зонасында шәһәребездә туып-үскән якынча 5 мең кеше үзенең хәрби бурычын фидакарьлек белән үти.Наил Мәһдиев залда бүген дә махсус хәрби операциядә катнашкан сугышчыларыбыз утыруын билгеләп үтте. Зал геройларыбызны көчле кул чабу белән каршы алды. Мэр ассызыклавынча, махсус хәрби операция зонасында сугыш бурычларын үтәү барышында күрсәткән батырлыклары һәм кыюлыклары өчен сугышчыларыбыз югары дәүләт бүләкләренә лаек булды: «Россия Герое югары исеме безнең якташыбыз Сергей Чебневка бирелде. Ул гомерен биреп, йөзләгән хезмәттәшенең гомерен саклап калган. Бүген залда безнең Геройның әнисе – Ольга Константиновна утыра. Улыгызны – чын патриот, Ватанның кыю сугышчысын тәрбияләп үстергәнегез өчен сезгә рәхмәтлебез. Сезгә сәламәтлек, иминлек һәм озын гомер телибез!»
Ольга Константиновнага чәчәк букеты тапшырдылар. Зал Россия Герое әнисен торып каршылады.
Махсус хәрби операция башлану көннәреннән ук предприятиеләр, депутатлар, җәмәгать һәм волонтер оешмалары хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итү өчен берләште. Шәһәр савыктыру белән генә түгел, ә тыныч тормышка кайткач сугышчыларны яңадан әзерләү һәм эшкә урнаштыру белән дә ярдәм итә. Махсус хәрби операция катнашучыларына һәм аларның гаиләләренә комплекслы ярдәм күрсәтү эше 2026 елда көчәйтеләчәк дип билгеләп үтте мэр. Наил Мәһдиев Шәһәр Советы депутаты, «СВО ветераннары шәһәр советы» Ассоциациясе рәисе Шамил Әюпов хәрби хезмәткәрләр белән эш буенча тулы хисап белән чыгыш ясаячагын искәртте.

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 16 февраль 2026, 09:14



