Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Мы в социальных сетях

Бүген Р.С. Акчурин исемендәге Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсенең киңәйтелгән медицина советы утырышында элекке баш табибы Марат Мөхәмәдиевка Яр Чаллының мактаулы гражданины исеме бирелде. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев аңа яңа эш урынында — Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының М.З.Сигал исемендәге Республика клиник онкология диспансерында уңышлар теләде.

«Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсе бер зур гаилә, команда булсын өчен бик күп эшләр башкарылды. Күп нәрсә җитәкчедән тора. Нәкъ менә шундый дустанә, кешеләрне коткаруга бирелгән команданы Марат Фәнис улы булдырды – баш табиб, зур хәрефтән язылырлык кеше, зур йөрәкле шәхес. Бөтен медицина җәмәгатьчелеге һәм шәһәр исеменнән Сезгә хезмәтегез өчен зур рәхмәт сүзләрен җиткерәсебез килә. Сез, Марат Фәнис улы, намуслы һәм гадел кеше. Яңа хезмәт юлыгызда да шундый ук дус коллектив тупланыр, барысы да уңышлы булыр, дип өметләнәбез!», – дип билгеләп үтте шәһәр мэры.

Исегезгә төшерәбез, Марат Мөхәмәдиевка шулай ук халык сәламәтлеген саклау эшендәге казанышлары һәм сәламәтлек саклау өлкәсендәге озак еллар ихлас хезмәте өчен «Татарстан Республикасының  атказанган табибы» дигән мактаулы исеме бирелде. Бу бүләк аның төбәктә медицина ярдәмен үстерүгә керткән өлешен һәм шәхси профессиональ казанышларын чагылдыра. 

Марат Мөхәмәдиевнең Татарстан онкология хезмәтендә зур эш тәҗрибәсе бар. Аның профессиональ юлы врач-онколог һәм бүлек мөдире вазифаларын үз эченә ала, ул Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Яр Чаллы филиалы Республика клиник онкология диспансеры белән җитәкчелек итте. Профессор М.З. Сигал исемендәге Республика клиник онкология диспансерының баш табибы итеп билгеләнүгә кадәр ул 10 ел дәвамында Р.С. Акчурин исемендәге Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсенеңдә шул ук вазифаны башкарды.

Җомга, 13 февраль 2026, 15:00