Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Мы в социальных сетях

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Анна Александровна Пелагеина 97 яшьлеге, ә Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Валентина Николаевна Митюшкина 94 яшьлеге уңаеннан котлаулар кабул итте.

Ветераннарны Үзәк районы хакимияте башлыгы Фидәрис Хәбибуллин һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Олег Николаевның ярдәмчесе котлады.

Анна Александровна ТАССРның Биектау районы Чебокса авылында туган. Ул тылда фидакарь хезмәт куйган: урман әзерләү эшләрендә эшчеләр өчен аш пешергән, карьерда эшләгән, самолетлар өчен очыш полосаларын чистарткан. Сугыштан соң агач эшкәртү заводында хезмәт куйган.

1980 елда гаиләсе белән даими яшәү өчен Яр Чаллы шәһәренә күченгән, пенсиягә чыкканчы торак-коммуналь хуҗалык системасында эшләгән.

Анна Александровна 3 бала тәрбияләп үстергән, 6 оныгы һәм 11 оныкчыгы бар.

Валентина Николаевна Татарстан Республикасының Минзәлә районы Сарсазтау авылында туган. Бөек Ватан сугышы елларында туган колхозында хезмәт иткән. Сугыштан соң почтада эшләгән, Яр Чаллыга күченгәнче туган авылында медицина пунктында санитарка булып эшләгән.

1985 елда гаиләсе белән даими яшәү өчен безнең шәһәргә күченгән.

Валентина Николаевна 2 бала тәрбияләп үстергән, 3 оныгы һәм 4 оныкчыгы бар.

Ветераннар «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, шулай ук юбилей даталары уңаеннан бирелгән медальләр белән бүләкләнгән.

Шимбә, 14 февраль 2026, 10:00