Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Мы в социальных сетях

Үзәк районында җәмәгать урыннарын кардан чистарту эшләре дәвам итә. Бу эштә коммуналь хезмәтләр генә түгел, ә яшь буын — мәктәп укучылары һәм студентлар да актив катнаша.

22 нче һәм 58 нче мәктәп укучылары "Солнечный" һәм Кол Гали бульварларына чыкты. Балалар җәяүлеләр юлларын кардан чистарттылар.

Чистарту эшләренә Яр Чаллы педагогия көллияте студенткалары да кушылды. Булачак педагоглар «Гренада» паркы территориясен чистартуда катнаштылар.

Әлеге акция битараф булмаган яшьләрне берләштерде — алар яраткан шәһәребезне төзекләндерүгә үз өлешләрен кертергә әзер.

Шимбә, 14 февраль 2026, 11:22