Яр Чаллыда болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән бераз кар, юеш кар. Көндез кар, юеш кар, урыны белән көчле явым-төшем көтелә.
Кайбер районнарда буран, бозлавык. Төнлә һәм иртән томан, көндез бозлы яңгыр.
Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнбатышка күчеп, секундына 6-11 м/с, урыны белән 15-17 м/с тизлектә.
Төнлә һаваның минималь температурасы -4..-8˚. Көндез максималь температура -2..-5˚.
Юлларда көчле бозлавык, кар боткасы, көндез кар көртләре барлыкка килүе ихтимал.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 14 февраль 2026, 15:26



