Яр Чаллыда «Яшьләр дизайны – 2025» федераль конкурсына йомгак ясалды.
Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» партиясенең «Эшмәкәрлек» проекты федераль координаторы Әлфия Когогина «Транспорт дизайны» махсус трегы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнашты.
.jpg)
Махсус трекның унөч номинациясе буенча 30 шәһәрдән, дүрт илне (Россия, Кыргызстан, Иран, Молдова) һәм Россиянең 20 төбәген тәкъдим итүче студентлардан 800дән артык гариза кабул ителде. «Яшьләр дизайны – 2025» федераль конкурсының төп партнеры булып «КАМАЗ» ААҖ чыкты, аның хезмәткәрләре проектның барлык этапларында катнашучыларга консультацияләр бирде.
«Нәкъ менә монда, Россиянең сәнәгать куәте йөрәге тибеп торган, илебезнең автосәнәгате башкаласында, яшьләргә үз хыялларын тормышка ашырырга мөмкинлек бирүче искиткеч сәнәгать автодизайны конкурсы узуы бик мөһим», – дип мөрәҗәгать итте Әлфия Когогина.
.jpg)
.jpg)
Финалистларга дипломнар һәм беренче йөк автомобиле чыгарылуга 50 ел тулуга багышланган юбилей альбомнары тапшырылды. Беренче урын яулаган һәр катнашучыга Санкт-Петербургның инновацияләр һәм яшьләр инициативаларын яклау фонды тарафыннан 50 мең сум күләмендә акчалата премия бирелде.
.jpg)
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 14 февраль 2026, 16:00



