Бүген, 15 февральдә, Яр Чаллыда «Ватан-ана» һәйкәле янында совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 37 еллыгы һәм Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне уңаеннан шәһәр халкы җыелды.

Һәйкәл янында хәрби хәрәкәтләр ветераннары, һәлак булган геройларның гаиләләре, депутатлар, яшьләр оешмалары активистлары һәм кадетлар очрашты.

Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән шәһәр мэры Наил Мәһдиев мөрәҗәгать итте: «15 февраль безнең күпмилләтле илебездә — аеруча мөһим, изге һәм истәлекле көн. Без хәрби антка тугры калып, илебез мәнфәгатьләрен хәтта дәүләтебез чикләреннән читтә дә саклаган сугышчыларыбызга хөрмәт күрсәтәбез. Андый чын батырлар арасында ерак Әфганстанда хезмәт иткән ике меңнән артык чаллылылар дә бар. Без батырларча һәлак булган сугышчылар алдында баш иябез һәм Әфганстаннан исән-сау әйләнеп кайтканнарга рәхмәт һәм ихтирам сүзләрен җиткерәбез. Бүген алар — чәчләренә чал кергән ир-егетләр, ләкин кырыс сугыш аша үтеп тә, алар киң күңелле, игелекле, намуслы кешеләр булып калдылар. Алар тормышта үз урыннарын таптылар, балалар һәм оныклар үстерделәр һәм үсеп килүче буын өчен үрнәк булып торалар».



Эдуард Фоминых Сугыш ветераннары госпиталенең хәрбиләрне реабилитацияләүдәге ролен аерым билгеләп үтте һәм шәһәр җитәкчелегенә ярдәме өчен рәхмәт белдерде: «Безгә күрсәткән ярдәм һәм игътибар өчен шәһәр мэры Наил Мәһдиевкә һәм аның командасына зур рәхмәт әйтәсе килә. Туган барлык мәсьәләләр дә тиз арада хәл ителә. Ул махсус хәрби операциядән кайткан егетләргә һәм аларның гаиләләренә дә зур игътибар күрсәтә. Аның җитәкчелегендә һәм катнашында сугыш барган төбәкләргә кирәкле гуманитар йөкләр җибәрелә, безнең якташлар белән очраша. Рәхмәт сезгә! Ә безне, егетләр, бүгенге бәйрәм белән, һәлак булган сугышчыларның әти-әниләренә иминлек, барысына да тыныч күк йөзе һәм ныклы сәламәтлек телим».



При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Якшәмбе, 15 февраль 2026, 11:03



