Шәһәр территориясендә урнаштырылган «КАМАЗ» автомобильләрен чаллылылар уңай кабул итте. Хәзерге вакытта дүрт йөк машинасын күрергә була. Аларның икесе Вахитов боҗрасында, берсе «КАМАЗ»ның генераль дирекциясе янында, тагын берсе Орган залы янында урнаштырылган.
Әлеге идеяне шәһәр мэры Наил Мәһдиев тәкъдим итте. Ул «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогинга шәһәрнең актив урыннарында Яр Чаллыда җитештерелгән техниканы урнаштырыру фикере белән мөрәҗәгать итте. «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры бу фикерне хуплады һәм постаментларга урнаштыру өчен автомобильләр бүлеп бирде.
«Бу Яр Чаллы шәһәре өчен кирәкле һәм яхшы символ. Ул безгә тагын бер кат легендар КАМАЗлар башкаласында яшәвебезне искәртә. Без аларны яратабыз, алар белән горурланабыз һәм илебез киңлекләрендә хезмәт итүче искиткеч автомобильне булдырган беренче төзүчеләргә зур рәхмәт әйтәбез», — дип билгеләп үтте шәһәр мэры Наил Мәһдиев.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Якшәмбе, 15 февраль 2026, 20:06



