Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Автозавод районы халкы өчен «КАМАЗ» мәдәният сараенда бәйрәм концерты үткәрелде.
Автозавод районы хакимияте башлыгы Айрат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Андрей Ляпунов, Шәһәр Советы депутаты Владислав Гаврилов чарага килүчеләрне бәйрәм белән котладылар. «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» истәлек билгесе шәһәрнең мактаулы гражданы Биләл Әбдрәхман улы Канеевка, «Боровецкое» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Айрат Латфуллинга, шулай ук сугыш хәрәкәтләре ветераннары — махсус хәрби операциядә катнашучылар Роман Ладкин һәм Александр Матросовка тапшырылды.


Тамашачыларны Ф.А. Горбунов исемендәге Рус халык ветераннар хоры, солистлар, «Зорица» фолк-студиясе, «Грация», «Терпсихора» һәм «Бисеринки» хореография ансамбльләре, Татьяна Франчукның эстрада бию төркеме, шулай ук Советлар Союзы Герое Никита Кайманов исемендәге кадет мәктәбе укучыларының чыгышлары сөендерде.
Бәйрәм программасы ахырында «КАМАЗ» мәдәният сарае артистлары башкаруында «Россия моя» җыры яңгырады.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 18 февраль 2026, 16:10



