2026 елның 22 февралендә балалар һәм яшьләр театр коллективларының VII округ фестивале — «Театральное Приволжье» (2025–2026 еллар) кысаларында иң яхшы афиша яки плакат эшләнмәсе конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү тәмамлана.
Катнашуга Идел буе федераль округы төбәкләреннән 6 яшьтән 30 яшькә кадәрге яшь рәссамнар чакырыла. Катнашучылар өч эшкә кадәр — рәсем сәнгате әсәрләре яки компьютер графикасында әзерләнгән проектлар тәкъдим итә ала.

Эшләрдә округ этабы финалистлары спектакльләре, фестивальнең финал чаралары яки аның төп идеясе турында мәгълүмат чагылырга тиеш. Илһамны проектның рәсми сайтында урнаштырылган спектакльләрнең видеоверсияләреннән алырга мөмкин.
Гаризалар театральноеприволжье.рф сайтында «Конкурс афиш» бүлегендә онлайн кабул ителә.
Җиңүчеләрнең исемнәре 27 мартта Ижевск шәһәрендә — Театр көнендә игълан ителәчәк. Лауреатларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак, шулай ук жюри карары белән махсус призларга да лаек булырга мөмкиннәр.
Проект Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров башлангычы белән гамәлгә ашырыла.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 19 февраль 2026, 13:20



