Ватанны саклаучылар көне алдыннан Орловка поселогындагы Һәлак булган сугышчылар һәйкәле янында чәчәкләр салу тантанасы узды. Геройлар истәлегенә хөрмәт күрсәтергә Комсомол районының мәгариф учреждениеләре вәкилләре җыелды: 2, 14, 57 нче гимназияләрнең, 4, 6, 7, 8, 11, 21 нче мәктәпләрнең укытучылары һәм укучылары, «Калкан» кадет мәктәбе, шулай ук Е.Н. Батенчук исемендәге Кама төзелеш колледжы һәм Яр Чаллы медицина колледжы укытучылары белән студентлары.
Чарага аерым тантаналылык өстәгән почетлы караулны бөтен церемония дәвамында «Калкан» полиция мәктәбе кадетлары алып барды. Җыелганнар алдында Комсомол районы хакимияте башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева чыгыш ясады.
Үсеп килүче буынга махсус хәрби операциядә катнашучы Илдар Карюков та мөрәҗәгать итте. Ул традицион кыйммәтләрне һәм милли мәнфәгатьләрне яклауның әһәмиятен искәртте. Бәйрәмнең тарихы һәм аның тирән мәгънәсе белән тантанада катнашучыларны автокаланың Комсомол районы һәм Татарстанның Тукай районы хәрби комиссариаты бүлеге җитәкчесе Барий Мингазов, шулай ук Шәһәр Советы депутаты Сергей Хлебников таныштырды.

Чара Ватан өчен гомерләрен биргән һәркемне искә алып бер минут тынлык белән һәм һәйкәл итәгенә чәчәкләр салу белән тәмамланды.
Патриотик чаралар «Гаилә» милли проекты максатларына туры китереп үткәрелә. Әлеге проект Ватан сакчыларына карата горурлык һәм хөрмәт хисе тәрбияләүгә юнәлтелгән.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 19 февраль 2026, 14:50



