Мәгариф идарәсе шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясе белән берлектә 2025 елда балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау буенча алып барылган эшкә йомгак ясады. Киң колачлы профилактика чараларына карамастан, юллардагы хәл киеренке булып кала: ел дәвамында балалар катнашында 92 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 97 балигъ булмаган зыян күргән. Шуңа бәйле рәвештә шәһәрдә укытуның яңа форматлары кертелә һәм ата-аналар белән эш көчәйтелә. Бу хакта юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе утырышында мәгариф идарәсе башлыгы Нәркиз Кашапов сөйләде.
Шулай итеп, махсус комиссия мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын комплекслы тикшерде. Барлык учреждениеләрдә дә юл иминлеге паспортлары һәм хәвефсез маршрутлар схемалары яңартылды. ЮХИДИ белән берлектә мәктәпләр тирәсендәге юл билгеләренең һәм юл өслегенең торышына даими мониторинг алып барыла — ачыкланган кимчелекләр профильле хезмәтләр тарафыннан тиз арада бетерелә.

Шәһәрдә яшь инспекторлар хәрәкәте дә актив үсә. Бүгенге көндә 8 меңнән артык мәктәп укучысын берләштергән 253 отряд эшли. Балалар кагыйдәләрне өйрәнеп кенә калмый, рейдларда да катнаша — ел дәвамында 900дән артык рейдка чыгу булган, шулай ук алар үзләренең матбугат үзәген дә алып баралар.
Яңа уку сезонында мәктәпләр интерактив форматларга күчә: квестлар, флешмоблар, челленджлар һәм театральләштерелгән чыгышлар үткәреләчәк. Шәхси мобильлек чараларын — электр самокатларын, питбайкларны, велосипедларны куллану кагыйдәләренә аерым игътибар бирелә. Ел дәвамында бу юнәлештә 640ка якын лекция һәм 140 чара үткәрелгән.
Бала өчен төп үрнәк булып ата-ана кала. Мәктәпләрдә ЮХИДИ әзерләгән видеоматериаллар күрсәтелгән тематик җыелышлар узды. Олыларны хәвефсез мохит булдыру эшенә җәлеп итүгә юнәлдерелгән «Ата-аналар — иминлек өчен» республика конкурсы старт алды. Моннан тыш, шәһәрдәге беренче сыйныф укучыларының 100 проценты караңгы вакытта хәвефсезлек өчен яктылык кайтаручы элементлар белән тәэмин ителгән.
2026 ел дәвамында мәгариф идарәсе балаларны профиль олимпиадалар һәм бәйгеләр белән колачлауны арттыру, шулай ук мәгариф учреждениеләре янындагы юл инфраструктурасының торышын катгый контрольдә тоту бурычын куя.

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 27 февраль 2026, 09:30



