Якын арада «Горкоммунхоз» муниципаль унитар предприятиесе исемен үзгәртәчәк һәм «Шәһәр транспорты» дип аталачак. Бу үзгәрешләр турында шәһәр мэры Наил Мәһдиев юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе утырышында сөйләде.

«Ике предприятиене берләштергәч, без аңа формасы да, исеме дә бер-берсенә туры килерлек итеп исем бирергә карар кылдык», — дип ассызыклады шәһәр мэры.
Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр пассажирлар йөртү системасын реформалаштыру кысаларында трамвай йөртүләр өчен җаваплы «Электротранспорт» һәм автобус маршрутларына хезмәт күрсәтүче «Горкоммунхоз» берләштерелде. Бу уртак планлаштыру системасын булдыру өчен кирәк иде.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 27 февраль 2026, 09:40



