Шәһәр Советы депутатлары, гражданнар сәламәтлеген саклау һәм социаль яклау буенча комиссия утырышында, махсус хәрби операциядә катнашучыларны эшкә урнаштыру һәм аларны җайлаштыру мәсьәләләрен карады. Фикер алышуда Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илгизәр Сәлимханов, Татарстан Республикасы Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге дәүләт казна учреждениесенең Яр Чаллы шәһәре һәм Тукай районы буенча департаменты башлыгы Татьяна Быданова, махсус хәрби операция ветераннарының Шәһәр Советы рәисе урынбасары Тимур Носратов һәм Татарстан Республикасы буенча «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды филиалы координаторы Раилә Галимуллина катнашты.
Үзенең чыгышында Илгизәр Сәлимханов шәһәрдә махсус хәрби операция ветераннарын эшкә урнаштыру һәм социаль-профессиональ җайлаштыру буенча системалы эш алып барылуын билгеләп үтте. Төп бурыч — эш урыннары гына тәкъдим итү түгел, ә ветераннарның сәламәтлек торышын һәм һөнәри күнекмәләрен исәпкә алып, аларны тыныч тормышка тулы канлы интеграцияләүне тәэмин итү.
Эшне оештыру тармакара тыгыз хезмәттәшлеккә нигезләнә. Бу эштә Башкарма комитет, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды филиалы, «Россиядә эш» кадрлар үзәге, «Махсус хәрби операция ветераннарының Шәһәр Советы» ассоциациясе катнаша. Уңышлы эшкә урнашу өчен яңа һөнәр алу яки квалификацияне күтәрү мөмкинлегенә аерым басым ясала. Шулай итеп, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары арасыннан 30 кеше укыту узган. Моннан тыш, Яр Чаллы дәүләт педагогика университетында гамәлгә куелган цифрлы грамоталылыкны күтәрү программасы буенча 10 кеше белем алган. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзалары арасыннан 19 кеше «В» категорияле машина йөртүчеләрне һөнәри әзерләү программасы буенча укыган, шулай ук өстәмә һөнәр дә үзләштергән.

Депутатлар билгеләп үткәнчә, безнең сугышчылар һәм аларның гаиләләре дәүләтнең барлык ярдәм чараларын вакытында алып, үзләренә карата кайгырту тоеп яшәсен өчен, мөмкин булганның барысын да эшләргә кирәк.

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 27 февраль 2026, 15:40



