Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Мы в социальных сетях

42 нче профильле лицейда укучылар һәм педагоглар өчен «Яр Чаллы: Татарстан тарихында 400 ел» дип исемләнгән республика фәнни-гамәли конференциясе үз эшен тәмамлады. Чара чын мәгънәсендә интеллектуаль һәм иҗади эзләнү мохитендә узды.

Шәһәр һәм республика мәгариф учреждениеләреннән 349 гариза килгән. Көндезге этапка 225 эш үтте: фәнни-тикшеренү һәм социаль әһәмиятле проектлар, иҗади һәм декоратив-гамәли эшләр тәкъдим ителде. Алар арасында Яр Чаллыга багышланган авторлык шигырьләре дә бар иде.

Чаллылылардан тыш, финалда Әлмәт, Актаныш, Бөгелмә, Норлат, Яңа Чишмә, Саба, Сарман, Тукай, Чистай һәм Ютазы муниципаль районнарыннан 16 вәкил катнашты.

Конференциянең 112 җиңүчесе һәм призеры шәһәр һәм КАМАЗ юбилее символикасы төшерелгән дипломнар һәм истәлекле бүләкләр алды.

Конференциянең иң истәлекле мизгеле булып катнашучыларның «КАМАЗ-мастер» командасы пилотлары белән мотивацион очрашуы торды. Кунаклар арасында «КАМАЗ-мастер» командасы пилоты, Россиянең атказанган спорт мастеры, «Дакар» раллиеның ике тапкыр җиңүчесе, «Африка Эко Рейс-2017» һәм «Ефәк юлы-2018» раллеләрендә җиңүче Андрей Каргинов, шулай ук команданың үсеш буенча директор урынбасары, халыкара класслы спорт мастеры, танылган Россия автоспортчысы, команданың спорт инженеры, дөньякүләм зур ралли-марафоннар призеры Вячеслав Мизюкаев бар иде. Укучылар һәм педагоглар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар ишетте.

Шимбә, 28 февраль 2026, 13:10